Бүген, 19 август көнне, республикада укытучыларның август киңәшмәсе кыссаларында Республика Президенты Рөстәм Миннеханов районнарга укучы балаларны йөртү өчен автобуслар тапшырды. Зәй районына 22 шәр урынлы 2 автобусны район башлыгы Разиф Кәримов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова кабул итеп алдылар.
16-17 август көннәрендә Чаллы шәһәрендә яшь армиячеләрнең беренче слеты үтте. Анда Зәй шәһәренең 6 мәктәбеннән Ильдар Маркелов катнашты. Чарада республика җитәкчелеге дә катнашты.
18 август көнне музей янында ачык һавада күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Татарстан халкының үткәне, хәзергесе турында, аның мәдәнияты һәм көн-күреше турында белешмә материаллар, музейның борынгыдан калган экспонатлары белән дә танышырга була иде.
24 августта Зәйдә шәһәр прокуратурасы бинасында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итә. Кабул итү республика прокуратурасы һәм тикшерү комитеты вәкилләре катнашында уза.
Бүген районда традицион "Ялчыгол укулары" үтте. Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чара ул җирләнгән Имәнлебаш авылында оештырылды.
Зәй районда бүген бөртеклеләрне җыю төгәлләнде, шикәр чөгендер алу дәвам итә. Бу эш белән барлык агрофирмалар да мәшгуль, тиз көннәрдә аларга “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте дә кушылачак. 18 августка район буенча татлы тамыр 640 гектарда җыеп алынган.
Иске Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов белән очрашу бик тә конструктив рәвештә үткәрелде, чөнки ул тарихи бистәнең киләчәге турында иде.
Район башлыгы Разиф Кәримов барлык төзүчеләрне профессиональ бәйрәмнәре белән котлады һәм “Аркадия” ресторанына төшке ашка чакырды. Район башлыгы тырыш хезмәткәрләрне мактау кәгазе һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Зәйдә чөгендер алу бара. Бу эш белән барлык агрофирмалар да мәшгуль, тиз көннәрдә аларга “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте дә кушылачак. 17 августка район буенча татлы тамыр 550 гектарда җыеп алынган.
16 августта Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында яшь педагоглар форумы үтте. Анда зәйдән бертөркем яшь мөгаллим һәм мөгаллимәләр катнашты.