Бүген, 19 август көнне, республикада укытучыларның август киңәшмәсе кыссаларында Республика Президенты Рөстәм Миннеханов районнарга укучы балаларны йөртү өчен автобуслар тапшырды. Зәй районына 22 шәр урынлы 2 автобусны район башлыгы Разиф Кәримов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова кабул итеп алдылар