ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе
Бүген Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина катнашуында 35 нче кварталда территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренең очрашу-киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә җәйге чорда эшләнгән эшләргә нитиҗә ясалды һәм алдагы айларга эш планы билгеләнде.
Бүгенге көндә шикәр заводы 450000 тонна шикәр чөгендере кабул итте, шул исәптән безнең агрофирмалар 176000 тонна шикәр чөгендере тапшырдылар. Җыеп алынган шикәр чөгендеренең мәйданы 6200 гектор, бу планның(12000гек.)52% тәшкил итә. Уртача уңдырышлылыгы һәр гектардан 330 центнер тәшкил иткән, 204600 тонна татлы тамыр казып алынды.Татлы тамыр җыеп алу буенча зәйлеләр беренчеләр рәтендә.
Өлкәннәр көнен билгеләп үтәр алдыннан, “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре аралашу клубында “Игелекле очрашулар” дип аталган чара үткәрделәр. Бәйрәм алдыннан, Сарсаз-Баграж авылы клубына социаль хезмәтләрдән кулланучылар һәм авыл җирлегенндә яшәүче өлкәннәр чакырылган иде.

27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе
Бүгенге көндә "Энергетик" мәдәният йортында төзекләндерү эшләре кызу темплар белән бара. Беренче эш итеп, мәдәният йортының фасады сүтеп алынды,җылыту материаллары урнаштырыла башлады.

Бүген Бигеш авылы җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов һәм авыл җирлекләре башлыклары берлегендә семинар узды. Анда катнашучылар социаль-мәдәният объектларда булдылар.Киңәшмәнең төп өлеше Төбән Лоҗының яңа клубында үтте.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты видеоконференция режимында Татарстан Республикасында 2016-2017 нче елларга театр иҗат сезонын ачу һәм «Агач утырту көне»республика акциясен үткәрүгә багышланган брифинг үткәрде.

26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы В.Р.Усачева, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов, янгын-сак гарнизоны башлыгы урынбасары А.В.Кириллов, «Зәй Су каналы» генераль директоры С.Г.Федоров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.А.Нифатов һәм башкалар чыгыш ясады.
Үзәк китапханәнең татар бүлеге, “Сөмбелә” клубы кысаларында, көзге уңышка багышланган, “Алтын көзгә сәяхәт” дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән өлкән буын вәкилләрен Сөмбелә бәйрәме белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыдылар.

24
сентябрь, 2016 ел
шимбә
24 сентябрьдә районыбызда “Татарстан кроссы-2016”спорт акциясе зур күтәренкелек белән үтте. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге һәм укучы балалар,Зәй политехник колледжы студентлары,предприятия,ошма һәм учреждение җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре актив катнашы.
Бүген хакимиятнең кече залында район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районының Икътисад Советы утырышы үтте. Утырышта “ТатЭК”ҖЧШ е генераль директоры С.Ю.Афонин предприятиянең 8 айга булган эшчәнлеге белән таныштырды, соңыннан үзара фикер алышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International