Аппарат киңәшмәсе

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә Зәй эчке эшләр бүлеге башлыгы В.Р.Усачева, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов, янгын-сак гарнизоны башлыгы урынбасары А.В.Кириллов, «Зәй Су каналы» генераль директоры С.Г.Федоров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.А.Нифатов һәм башкалар чыгыш ясады. Киңәшмә барышында район башлыгы коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Т.В.Токмакованы туган көне белән котлады, яңа сайлап куелган авыл җирлеге башлыклары белән таныштырып, аларга эшләрендә уңышлар теләде. Киңәшмәгә район башлыгы Р.Г.Кәримов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International