Бүген Бигеш авылы җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов һәм авыл җирлекләре башлыклары берлегендә семинар узды. Анда катнашучылар социаль-мәдәният объектларда булдылар.Киңәшмәнең төп өлеше Төбән Лоҗының яңа клубында үтте. Билгеләнгән көн тәртибе буенча, авыл җирлеге башлыгы И.Р.Вәлиев,икътисад мәсьәләләре буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары П.А.Байрашев, “Теплосервис” ҖЧШ директоры Р.Г.Гарипов, мәдәният бүлеге башлыгы С.М.Батршина, оештыру бүлегенең баш белгече И.Н.Хәбибуллиннарның чыгышы тыңланды. Киңәшмәгә нәтиҗәне И.Ф.Хафизов ясады.