Хөрмәтле җитәкче! Оешманың ябылуы, шәхси эшмәкәрләрнең үз эшчәнлекләрен туктатуы, оешмада штат һәм эшчеләр санын кыскарту турында, оешмалар 2 айдан, эшмәкәрләр 2 атнадан да соңга калмыйча халыкны эш белән тәэмит итү үзәгенә язма рәвештә хәбәр итәргә тиешләр. Тулы булмаган эш көне, яисә тулы булмаган эш атнасы режимы кертү турындагы мәгълүмат 3 көннән дә соңга калмыйча хәбәр ителергә тиеш. Шул шартларны төгәл үтәмәүче гражданнарга закон тәртибендә 100-300 сум, вазифаи затларга 300-500 сум һәм юридик затларга 3000-5000 сумга кадәр административ түләү каралган.