Зәйдә Ватан сакчыларын соңгы юлга озаттылар

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашкан гвардия сержанты Фәрхетдинов Радик Фирдәвүс улы һәм рядовой Нуретдинов Райнур Ринат улы белән хушлашты.

Матәм панихидасы «Энергетик» мәдәният йортында узды.

"Россиянең күп гасырлык традициясе- кулларына корал тотып Ватанны- туган җирне саклаучыларга һәм үзләренең  тыныч тормыштагы хезмәтләре белән Россиянең куәтен һәм бәйсезлеген ныгытучыларга тирән хөрмәт саклау. Аларның һәркайсы батырлык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге. Балалары һәм оныкларының якты киләчәге өчен иң кадерлесен – үз гомерләрен дә биргән кешеләрнең истәлегенә лаеклы булу безнең бурычыбыз", - диде район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында.

 Зур югалту сәбәпле, чара да катнашучылар хәрбиләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар.

  Радик Фирдәвүс улы һәм Райнур Ринат улы да ил өчен авыр вакытта читтә калмадылар, күңелләре кушуы буенча Ватанны саклаучылар сафына бастылар, хәрби бурычларын намус белән үтәделәр, туган ил чикләрен саклауга бәһасез өлеш керттеләр. Курку белмәс якташларыбызның исемнәре зәйлеләр күңелендә чын патриотизм һәм батырлык үрнәге булып яшәр. Без егетләребез белән горурланабыз һәм алар турындагы истәлекне  мәңгегә сакларбыз. Сугышчылар тыныч йокласын.

      Шулай ук кайгы уртаклашу сүзләре белән ТР Хөкүмәтеннән куратор И. Н.Гущин, шәһәр һәм район хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов чыгыш ясадылар. Радик Фирдәвүс улын һәм Райнур Ринат улын соңгы юлга бөтен хәрби хөрмәтләрне үтәп озаттылар. Солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

       Радик Фәрхетдиновны Мирный бистәсе зиратына, Райнур Нуретдиновны Якты Күл авылы зиратына җирләделәр.

        Без үзебезнең батыр егетләребезне - Ватан Геройларын беркайчан да онытмабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International