Аларның һәрберсе-батырлык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булды

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларны - ефрейтор Белецкий Тимур Айдар улын һәм рядовой Абрамов Григорий Николаевичны соңгы юлга озаттылар.

Матәм чарасы «Энергетик» мәдәният йортында узды. Район башлыгы Разиф Кәримов һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарына, барлык зәйлеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Махсус хәрби операция дәвам итә. Меңләгән чын ир-атлар, шул исәптән 600 дән артык Зәй кешесе, Бөек Ватан сугышында бабалары сугышкан кебек, Ватан мәнфәгатьләрен кайчак үз гомерләре бәрабәренә яклап, алгы сызыкта тәвәккәллек һәм җиңүгә зур омтылыш белән көрәшәләр. Тимур Айдар улы һәм Григорий Николаевичта ил өчен авыр вакытта читтә калмадылар, күңел кушуы буенча Ватанны саклаучылар сафына бастылар, хәрби бурычларын намус белән һәм лаеклы үтәп, туган ил чикләрен саклауга бәяләп бетергесез өлеш керттеләр. Яклаучы якташларыбызның исемнәре зәйлеләрнең йөрәкләрендә чын патриотизм һәм батырлык үрнәге булып яшәр", - диде Разиф Галиевич.

Шулай ук кайгы уртаклашу сүзләре белән җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары А.Ф. Әгъләмҗанов чыгыш ясадылар. Бер минут тынлык белән солдатларны искә алдылар.

Тимур Айдар улы белән Григорий Николаевичны соңгы юлга бөтен хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Тимур Белецкийны Кармалка бистәсе зиратына, Григорий Абрамовны Урта Баграж авылы зиратына җирлиләр.

  Аларның батырлыгы мәңге онытылмас!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International