Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Бәйрәм белән!
2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр, ир-егетләребез, Россия армиясе һәм флоты сафындагылар, запастагы хәрбиләр! Сезне ихлас күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Безнең тормышта иң кыйммәтле нәрсәләр – тынычлык, иминлек һәм тотрыклылык. Ватанны саклаучылар көне һәрвакыт батырлык , фидакарьлек, намуслылык символы булды. Бу көнне без илебезне батырларча саклаган һәм саклаучыларны гына түгел, ә намуслы хезмәте белән илебез, республикабыз, районыбыз үсешенә өлеш кертүчеләрне дә зурлыйбыз. Без чын ир-егетләр һөнәре – Ватанны саклаучы хезмәтен сайлаучыларга олы хөрмәт белән карыйбыз. Кораллы Көчләр солдатлары һәм офицерлары, хәрби бәрелешләр һәм локаль сугышларда катнашучылар, махсус хезмәтләр хезмәткәрләре тыныч тормышның, дуслык һәм кешелеклелекнең нинди зур мәгънәгә ия булуын аеруча тирәнтен аңлыйлар. Календарьдагы бу дата ир-егетләренең һәр гаиләнең ышанычы һәм терәге булуы турында искәртә. Әлеге бәйрәмне гаиләләре белән бергә билгеләп үтүчеләрнең дә, шулай ук хәрби постта торучыларның да үз йортлары, гаиләләре, илебезнең ныклы сакчылары булуын телим. Бу аерым әһәмияткә ия көндә солдат һәм офицер улларын данлыклы хәрби традицияләрдә тәрбияләгән аналарга һәм хәрбиләр белән янәшәдә гаилә учагын саклаучы хатын-кызларыбызга зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә имин һәм якты көннәр, ныклы сәламәтлек, барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар, һәм гаилә бәхете телим. Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов
матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз