Зәйдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган митинг узды

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе
Зәйдә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында тантаналы митинг үтте. Анда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин чыгыш ясадылар. Өлкән буын вәкилләре илебез азатлыгы сагында торуның мөһимлегенә басып ясадылар, тантанада катнашучы яшь буынны һәрвакыт ватанпәрвәрләр булырга чакырдылар. Илебез иминлеге өчен башларын салган солдатлар бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International