Бүген районыбызның Аксар авылы мәктәбендә милли көрәш буенча “Аксар батырлары” XXI ачык Республика турниры үткәрелә. Анда 2004 нче елгы һәм алардан кечерәк яшьтәге көрәшчеләр катнаша. Бил алышулар барлыгы 10 үлчәү авырлыгы буенча алып барылачак. Аксар - заманында атаклы көрәшчеләр үстергән авыл. Турнир быел да авылның көрәш ветераннары ярдәме белән оештырыла.
Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында яхшы гадәт бар - ел саен мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергә яз көне агач утырталар.