Зәй мәктәпләрендә чираттагы «Гаилә дәресе»

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе
21 февральдә Зәй шәһәренең 1 мәктәбендә чираттагы «Гаилә дәресе» узды. Аны гражданлык торышы актларын теркәү бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрде. Яшүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Балалар гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International