ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Зәй районында быел шикәр чөгендере 9167 гектарда үстерелде. 19 сентябрьгә 3500 гектардан татлы тамыр казып алынган, бу барлык мәйданның 38 процентын тәшкил итә, уртача уңыш гектарыннан 411 центнер, 143850  тонна уңыш җыеп алынган. Чөгендер җыю буенча «Зәй» агрофирмасы лидер булып тора, аларның уңышы гектардан 500 центнер чамасы тәшкил итә. «Восток» һәм «Зәй шикәре» агрофирмалары да гектардан 400 центнердан артык уңыш җыеп алалар. "Нива» ҖЧҖ механизаторлары чөгендер казуны төгәлләделәр инде. 800 гектардан артык мәйданнан алар 24 мең тонна татлы тамыр җыеп алганнар, уртача уңыш 300 центнердан артык.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балалар һәм яшьләрнең иҗади активлыгын үстерү, инициативаны, иҗатны стимуллаштыру, мәдәният учреждениеләре эшчәнлегендә яңа технологияләр, эш формаларын һәм алымнарын кертү, авыл халкының ялын оештыру максатыннан стационар мәдәни - ял оешмалары булмаган торак пунктларда «Иҗат юлы» район фестивале башланды.

18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе
22 сентябрьдән Зәй шәһәр халкы көтеп алган көзге ярминкәләр кабат үз эшен башлый. Һәр шимбә саен "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе сату оештырылачак. Ярминкәдә сатылачак азык- төлекнең ассортименты бик зур. Анда шәхси затларга үзләре җитештергән товарны сату мөмкинлеге дә тудырыла. Зәйлеләрне көзге ярминкәгә чакырабыз.
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов агрофирма җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә хуҗалыкларга чыгып, көзге культураларның торышы, туфрак эшкәртү, силос өчен кукуруз җыю һәм шикәр чөгендере казу барышы белән танышты.
17 сентябрьдә «Энергия» стадионында шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләренең 2002-2005 елгы егетләре командалары арасында футбол буенча «Күн туп» фестивале старт алды. Ярышлар физик культура һәм спортны пропагандалау, укучылар арасында футболны популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, шәһәр җыелма командасын формалаштыру өчен иң көчле командаларны һәм уенчыларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Бу юлы 7 нче һәм 5 нче урта мәктәп командалары очрашты, исәп 2:5 булды.
2 октябрьдә16.00 сәгатьтә Зәйдә алимент түләүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү булачак. Анда суд приставлары, мәшгульлек үзәге, район эчке эшләр, социаль яклау бүлеге, прокуратура һәм хакимият органнарында эшләүче җитәкчеләр һәм белгечләр катнашачак. Кабул итү: Зәй шәһәре, Крупской урамы, 6 йортының утырышлар залында (59 нчы бүлмә) үтәчәк. Алдан язылу өчен телефоннар: (8-85558) 7-07-66, 3-41-31
ТРсы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе базасында инде 20 елдан артык "Пульс" клубы эшләп килә. Әлеге клубка Зәй шәһәренең иң актив пенсионерлары йөри.

17
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе
Агрофирмаларның терлек азыгы әзерләү комплекслары эшкә 10нчы сентябрьдә керешкәннәр иде. Кукуруз район басуларында 7300 гектарда игелә, 5200е- силоска, 2100 гектары- орлыкка дип үстерелде. Силос әзерләүдә 5 комплекс эшли. 17нче сентябрьгә 1000 гектарның уңышы җыеп алынган, 23 мең тонна силос салынган. Моннан тыш терлек азыгы өчен 60 мең тонна сенаж, 20 мең тонна салам әзерләнгән, бу бер шартлы терлек башына 18,6 азык берәмлеге дигән сүз. Туфрак эшкәртү эшләре дә уңышлы дәвам итә. 55600 гектарның 46меңендә агротехник чара башкарылган инде, бу барлык мәйданның 83%ы.
Районыбыз агрофирмалары шикәр чөгендере казуны дәвам итә. Басуларда көнне- төнгә ялгап, 16 куәтле «Ропа» комбайны һәм 4 «Ропа-Маус» төягече эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17нче сентябрьгә татлы тамыр 3200 гектардан җыеп алынган, бу барлык мәйданның 35 %ы дигән сүз. 132 мең тонна шикәр чөгендере казылган, уртача уңыш гектарыннан 411 центнер тәшкил итә. Шикәр заводына 244 мең тонна чимал озатылган, аның 93,5 мең тоннасы- Зәй районы агрофирмаларыныкы. Татлы тамырның 142 мең тоннасы эшкәртелеп, 18700 тонна шикәр комы алынган. Чөгендернең шикәрлелеге- 16,82%.
Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге коллективы 15 сентябрьдә узган Бөтенроссия “Милләтләр кроссы – 2018” һәм “Татарстан кроссы – 2018”на кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International