Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгындагы эшләрнең барышы белән танышты
2018 елның 18 сентябре, сишәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов агрофирма җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә хуҗалыкларга чыгып, көзге культураларның торышы, туфрак эшкәртү, силос өчен кукуруз җыю һәм шикәр чөгендере казу барышы белән танышты. Аерым алганда, ул «Нива», «Тукай», «Ялкын», «Алга», «Шепкә», «Сәвәләй», «Маяк», «Родина» бүлекчәләре басуларында булды. Бүгенге көндә район буенча 16 чөгендер җыю комбайны, 4 төягеч эшли. Шикәр чөгендере 3300 га мәйданда казып алынган, бу планның 36% ын тәшкил итә. 135 630 тонна татлы тамыразык җыелган, уртача уңыш гектардан 411 центнер тәшкил итә. Туфракны төп эшкәртү эшләре дәвам итә, параллель рәвештә шикәр чөгендере мәйданнары өчен сөрү катламын тирәнәйтү бара. Кырларда 26 агрегат эшли. Рейд барышында Рәзиф Кәримов механизаторлар белән әңгәмә корды, аларның эш шартлары белән танышты. Рәзиф Кәримов шулай ук районның сөтчелек комплексларында да булды, анда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү барышы белән танышты, берүк вакытта терлекчеләр белән аралашырга да өлгерде. Бүгенге көндә район буенча тәүлегенә 82 тонна сөт савыла, бер сыердан уртача савым 15,2 кг тәшкил итә. Район башлыгы терлекчеләр алдына - күрсәткечләрен яхшырту, механизаторлар алдына - урып – җыю темпларын арттыру бурычын куйды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
28
апрель, 2026 ел
Район башлыгының ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз