Зәй районында быел шикәр чөгендере 9167 гектарда үстерелде. 19 сентябрьгә 3500 гектардан татлы тамыр казып алынган, бу барлык мәйданның 38 процентын тәшкил итә, уртача уңыш гектарыннан 411 центнер, 143850 тонна уңыш җыеп алынган. Чөгендер җыю буенча «Зәй» агрофирмасы лидер булып тора, аларның уңышы гектардан 500 центнер чамасы тәшкил итә. «Восток» һәм «Зәй шикәре» агрофирмалары да гектардан 400 центнердан артык уңыш җыеп алалар. "Нива» ҖЧҖ механизаторлары чөгендер казуны төгәлләделәр инде. 800 гектардан артык мәйданнан алар 24 мең тонна татлы тамыр җыеп алганнар, уртача уңыш 300 центнердан артык.