ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе
Бүген хакимият бинасының кече залында Зәй муниципаль районы буенча гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
17-18 ноябрь көннәрендә Казан шәһәрендә фигуралы шуу буенча Аксель Кубогы узды. Зәйдән Дана Мөхәммәтгалиева 36 катнашучы арасында 6 нчы урынны яулап, «Яшь фигурист» разрядын яклады, Степанов Арсений 2 нче разрядлы яшүсмерләр разряды буенча 5 катнашучы арасында 3 нче, Гаранина Маргарита 3 нче яшүсмерләр разряды буенча 24 катнашучы арасында 3 нче урынны алды.
18 ноябрь көнне Алабуга шәһәрендә җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Ачинцев Владимир Александрович истәлегенә багышланган Алабуга муниципаль районы X ачык беренчелеге үтте. Ярышларда «Барс» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары катнашты. Устимкина Мария 600 метрлы дистанциядә 1 урын алды, Пенькова София 300 метрлы дистанциядә 5 урынга чыкты. Тренерлары- Лисов В. В.

18
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе
18 ноябрьдә 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Зәй районының барлык 22 авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым кертү мәсьәләләре буенча җирле референдумнар уза. Бу карар авыл җирлекләренең тулы вәкаләтле органнары тарафыннан кабул ителде.

17
ноябрь, 2018 ел
шимбә
16 ноябрь көнне Зәй туган якны өйрәнү музеенда Самара шәһәренең рухи мәдәният үзәге халыкара иҗтимагый оешмасы оештырган «Җир планетасы: Һиндстан» дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмә бик матур фотоэшләрдән оештырылган иде. Ул күп еллар дәвамында Һиндстанга оештырылган берничә экспедиция материалларын туплап ясалган. Күргәзмәне ачуда 1нче мәктәп укучылары да катнаштылар. Кунакларны борынгы Һиндстан цивилизациясе тарихы, Һиндстан башкаласы Нью-Дели, Джайпур, Раджастан һәм башка шәһәрләрнең архитектурасы белән таныштырдылар. «Сарасвати» һинд бию студиясе солисты Рәхимова Айгөл күргәзмә ачылышының бизәге булды. Ул ике һинд биюен биеде, Һиндстанда сари - милли хатын-кызлар киемен киендерү буенча мастер-класс үткәрде. Музей түгәрәге балалары Һиндстанның изге хайваннары турында сөйләделәр. Чара музейның өч залында оештырылган мавыктыргыч экскурсия белән тәмамланды.

Мини- футбол буенча ярышлар Әлмәт шәһәрендә узды. Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең традицион Спартакиадасы кысаларында ике көн дәвамында республиканың 14 районы командасы спорт мәйданчыгында көч сынашты һәм иң көчлеләрне ачыклады. Зәй командасы 2 көн нәтиҗәләре буенча 6 урынга чыкты. Спартакиада 2012 елдан бирле үткәрелә һәм аңа спортның 8 төре: чаңгы ярышлары, волейбол, бадминтон, мини-футбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, йөзү һәм шахмат керә. 

Йортлар буенча җаваплылар белән чираттагы очрашу 16 ноябрь көнне хакимиятнең зур залында узды. Кереш сүз белән Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов чыкты.

16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы Советы рәисе Р. Г. Кәримов катнашында Зәй муниципаль районы Советының өченче чакырылыш утыз алтынчы утырышы узды. Көн тәртибенә Зәй муниципаль районы Советының «Зәй муниципаль районының 2018 елга, 2019 һәм 2020 елларның планлы чорына бюджеты турында» гы 2017 елның 15 декабрендәге 252 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында, Зәй муниципаль районы Советының «Зәй муниципаль районының Мактаулы гражданины турындагы нигезләмәне раслау турында " гы 2009 елның 13 апрелендәге 301 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында, Зәй муниципаль районы Советының 2018 елның 6 июлендәге 298 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында хезмәт (вазыйфаи) тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия турында нигезләмә хакында " гы карарына үзгәрешләр кертү турында мәсьәләләр кертелгән иде. Мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Советы рәисе Р. Г. Кәримов, Зәй муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе В. Э. Шакирҗанова чыгыш ясады.

2018 елның 16 ноябрендә хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә терроризмны һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар эшләү, районда терроризмга каршы комплекслы иминлек өчен шартлар булдыру максатларында, Зәй муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды. 2018 елның 18 ноябрендә гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча референдумнар үткәрү вакытында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында, Зәй районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге башлыгы А. Н. Фәсхетдинов һәм күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы А. Б. Пичкалов хәбәр итте. Транспорт инфраструктурасы объектларында (автовокзал һәм автобуслар) террорчылыкка каршы саклауны тәэмин итү турында «Авторитет» транспорт компаниясе директоры А.В. Басыйров сөйләде, экстремизм һәм терроризмга мәгълүмати каршы тору өлкәсендә муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары эше белән “Татмедиа " АҖ филиалы җитәкчесе В.Н. Исрафилова таныштырды. Район территориясендә - «Имин шәһәр» Агросәнәгать комплексы, «Имин ишегалды» системасын төзү һәм куллану планын гамәлгә ашыру барышы белән, «Таттелеком» ПАҖ Зәй районы электр челтәре башлыгы Р.Р. Фәйзулин таныштырды.

Зәй мәшгульлек үзәге район авыл мәктәпләрендә профориентация буенча чаралар уздыруны дәвам итә. Бу көннәрдә “PROFF- навигатор” проекты кысаларында үзәкнең мобиль офисы Сарсаз-Баграж мәктәбендә булды. Биредә VIII-IX сыйныф укучылары өчен ”Яңа заман – яңа һөнәрләр” дип аталган чара үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International