18 ноябрьдә 7 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Зәй районының барлык 22 авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым кертү мәсьәләләре буенча җирле референдумнар уза. Бу карар авыл җирлекләренең тулы вәкаләтле органнары тарафыннан кабул ителде. Мондый референдум районда бишенче тапкыр үткәрелә. Исегезгә төшерәбез, гражданнарның үзара салым акчалары дигәндә җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен (юлларны ремонтлау, социаль объектларны төзекләндерү, суүткәргечләрне ремонтлау, зират коймаларын яңарту һәм башкалар) елына бер тапкыр җыела торган сумма күздә тотыла. Караучысыз өлкәннәр, 1 төркем инвалидлар, көндезге формада белем алучы студентлар үзара салымнан азат ителә. Хәзерге вакытта гражданнарның үзара салым акчасы җирле бюджетларның мөстәкыйль керем чыганакларының берсе булып тора. Быел ул референдумда тавыш бирү хокукына ия һәр кешегә 500 сум күләмендә билгеләнгән. Республика һәр сумга 4 сум өстәп, авыл җирлекләре бюджетына саллы ярдәм күрсәтә. Референдум барлык участокларда да югары дәрәҗәдә оештырылган, беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә истәлеккә бүләкләр тапшырыла.