"Җир планетасы: Һиндстан" дигән күргәзмә ачылды

2018 елның 17 ноябре, шимбә
16 ноябрь көнне Зәй туган якны өйрәнү музеенда Самара шәһәренең рухи мәдәният үзәге халыкара иҗтимагый оешмасы оештырган «Җир планетасы: Һиндстан» дигән күргәзмә ачылды. Күргәзмә бик матур фотоэшләрдән оештырылган иде. Ул күп еллар дәвамында Һиндстанга оештырылган берничә экспедиция материалларын туплап ясалган. Күргәзмәне ачуда 1нче мәктәп укучылары да катнаштылар. Кунакларны борынгы Һиндстан цивилизациясе тарихы, Һиндстан башкаласы Нью-Дели, Джайпур, Раджастан һәм башка шәһәрләрнең архитектурасы белән таныштырдылар. «Сарасвати» һинд бию студиясе солисты Рәхимова Айгөл күргәзмә ачылышының бизәге булды. Ул ике һинд биюен биеде, Һиндстанда сари - милли хатын-кызлар киемен киендерү буенча мастер-класс үткәрде. Музей түгәрәге балалары Һиндстанның изге хайваннары турында сөйләделәр. Чара музейның өч залында оештырылган мавыктыргыч экскурсия белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International