ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Зәй ГРЭСында Энергетиклар көненә багышланган тантаналы җыелыш булды. Электр станциясе хезмәткәрләрен котларга район башлыгы Разиф Кәримов, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев килде. Ел нәтиҗәләре буенча җитештерү күрсәткечләре турында, Зәй ГРЭСы директоры Сергей Токмачев чыгыш ясады. Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Техник хезмәт күрсәтү һәм сервисны әзерләү һәм үткәрү бүлегенең әйдәп баручы инженеры Коклин Павел Михайлович Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Техник хезмәт күрсәтү цехы җиһазларын ремонтлау буенча Мастер Кыявин Сергей Иванович, ягулык цехының газ хуҗалыгы смена башлыгы Сәхәбетдинов Мирзалиф Мөбәрәкҗан улы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук 12 кешегә «Татэнерго» АҖ Мактау грамоталары, 11 кешегә Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары, 14 кешегә «Татэнерго»АҖ Рәхмәт хатлары тапшырылды. «Татэнерго» АҖ Хезмәт даны китабына Беденко Илья Дмитриевич - техник хезмәт күрсәтү цехының пар чыгару газ турбиналары җиһазларын ремонтлау буенча слесарь, Матрухов Владимир Борисович - 1нче номерлы котлотурбина цехы электростанцияләре җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча слесарь, Шакиров Фиргать Мөбарәкҗан улы - технологик процесслар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары цехында котлотурбина цехы электростанцияләре җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электрослесарь,  «Татэнерго» АҖ мактау тактасына түбәндәгеләр кертелде: Пименов Олег Николаевич - техник хезмәт күрсәтү цехының кулдан эретеп ябыштыручысы, Сергеев Сергей Михайлович - технологик процесслар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары цехы смена башлыгы, Хәлиуллин Марс Ханиф улы - электр цехының 1 төркеме мастеры, Цымбал Юрий Григорьевич - электр станциясе смена башлыгы. Зәй ГРЭСының «хезмәт даны» китабына кертелде: Ильина Елена Юрьевна - химия цехы башлыгы, Титов Павел Михайлович - техник хезмәт күрсәтү цехының 1 нче төркеме җиһазларын ремонтлау буенча мастер. Зәй ГРЭСЫ Мактау грамотасы белән 22 кеше, Зәй ГРЭСЫ Рәхмәт хаты белән23 кеше бүләкләнде. Зәй ГРЭСЫ мактау тактасына 26 кеше кертелде. Узып баручы елда станция тарафыннан 6,8 млрд. кВт сәгатьтән артык электр энергиясе эшләп чыгарылды, 11,8 млрд.сумлык тулай продукция җитештерелде.

Яңа ел бәйрәме чаралары программасы: 24.12.2018 Мирный бистәсе паркы, 17.00 сәгатьтә “ Тылсымлы маҗаралар " чыршысын ачу; 24.12.2018 Район мәдәният йорты мәйданчыгы, 18.00 сәгатьтә "Кыш бабай дусларын җыя” программасы; 25.12.2018 Р. Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркы, 18.00 сәгатьтә "Зәйнең яңа ел утлары”- үзәк шәһәр чыршысын ачу тантанасы; 27.12.2018 " Яшьлек " боз сарае, 18.00 сәгатьтә "Йөрәкне игелекле эшләр җылыта”- 2018 елга нәтиҗә ясау тантанасы; 31.12.2018 Р. Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркы, 19.00-21.00 сәгатьтә “Яңа ел- 2019 " бәйрәм программасы; 01.01.2018 Р. Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркы, 01.00-03.00 Яңа ел дискотекасы программасы; 07.01.2018 Р. Ш. Фәрдиев исемендәге ял паркы,18.00-21.00 «Раштуа очрашулары-2019» бәйрәм программасы.


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе
2019 елның 1 гыйнварыннан авыл җирлегендә, гомүмән алганда үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә озак вакыт эшләгән затларны пенсия белән тәэмин итү артачак. Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында, картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүнең 25% күләмендә пенсиягә өстәмә түләү көтелә.

Бүген районында өченче чакырылыш Зәй муниципаль районы һәм шәһәре Советының уртак утырышы узды. Утырышны муниципаль район  һәм шәһәр Советы  рәисе Р. Г. Кәримов алып барды. Анда шулай ук Зәй муниципаль районы һәм  шәһәре Советы, Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, район палаталары рәисләре, дәүләт органнарының территориаль бүлекләре, хокук саклау органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Көн тәртибе буенча депутатлар 7 мәсьәлә карадылар, тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Бүген республиканың яшь буынына Ватаныбызны чәчәк атучы, имин, куәтле итәргә зур бурычлар йөкләнде. Әлеге игелекле эшчәнлеккә Зәй муниципаль районының эшләүче яшьләре дә үз өлешен кертә.

18 декабрьдә Казан Ратушасында Татарстан Республикасы студентлар отрядлары юбилеен билгеләп үттеләр. Анда "Елның студентлар хезмәт отряды - 2018" республика конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Аның нәтиҗәләре буенча, Зәй муниципаль районы “Студент отрядлары үсеше эшчәнлегендә, иң яхшы муниципаль берәмлек” номинациясендә җиңүче булды. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапковка, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева сертификат тапшырды.

Зәй муниципаль районы мәктәпләрендә ел дәвамында бик күп кызыклы чаралар узды. 18 декабрь көнне язучы елы ябылуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бу чара бик күркәм бәйрәм булып килеп чыкты, спектакль һәм концертларда балалар белән бергә педагоглар да чыгыш ясады. Тамашачы театральләштерелгән тамашаларның матур фрагментларын, ягымлы җырлар һәм күңелгә үтеп керердәй шигырьләрне аеруча истә калды. Ә иң мөһиме, балалар әдәбиятыбыз һәм аның балкышы булган бөек язучы Лев Николаевич Толстой турында тагын да күбрәк белделәр.

18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

18 декабрь көнне музей хезмәткәрләре паркта «Без Кыш бабайдан курыкмыйбыз» исеме астында спорт уеннары үткәрделәр. Бу көнне 6 нчы мәктәпнең 5 «В» сыйныфы укучылары паркның төзелү тарихы һәм аны булдыру идеясен кем тудыруы хакында белделәр. Зәй җирендә искиткеч гүзәл ял итү урынын төзү инициаторы Ринат Шәех улы Фәрдиев турында зур кызыксыну белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган күп санлы сорауларга җавап ишеттеләр. Балалар өчен парк тарихы һәм анда урнашкан объектлар белән бәйле берничә бирем әзерләнде, һәр күпердә конкурсларда үткәрелде. Бу үзенчәлекле чара алар күңелендә аерым бер урын алыр.

Бүген VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, Түбән Кама округыннан сайланган депутатның актив һәм нәтиҗәле эшен билгеләп үтте. Парламентның түбән палатасы рәисе Айрат Хәйруллинга «Закон чыгару эшчәнлегенә һәм парламентаризм үсешенә зур өлеш керткән өчен» Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Рәхмәт хатын тапшырды.
Бүген Казанда Татарстан муниципаль берәмлекләре Советының XIII съезды уза. Съезд эшендә Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге делегация дә катнаша. Съезд башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика бәйгесендә җиңүчеләргә “Нива” машиналары һәм мунициципаль районнар башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырды. Зәйдән микроавтобуслар татар гимназиясе һәм коррекция мәктәбенә бирелде. “Нива” автомобиле ачкычы алучылар арасында Зәй районыннан Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев, Кадер җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International