Авыл хуҗалыгы стажы турында мәгълүмат

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе
2019 елның 1 гыйнварыннан авыл җирлегендә, гомүмән алганда үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә озак вакыт эшләгән затларны пенсия белән тәэмин итү артачак. Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында, картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүнең 25% күләмендә пенсиягә өстәмә түләү көтелә. Ягъни кеше 30 ел стажка ия булырга, авыл җирлегендә яшәргә һәм бүгенге көндә эшләмәскә тиеш. Зәй муниципаль районында 2019 нчы елдан авыл җирендә яшәүче һәм тиешле стажга ия булган 1080 эшләмәүче кеше әлеге түләүне ала башлаячак. Игътибар итегез: 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап эшләмәүче барлык иминият пенсиясен алучыларга, кирәкле авыл стажы булган затларга, ел саен индексациядән тыш, өстәмә рәвештә 1300 сум акча биреләчәк. Бу яңадан исәпләү, пенсия фонды идарәсе тарафыннан автомат рәвештә пенсия эшләре нигезендә, авылда эшләү турында өстәмә мәгълүмат булган очракта гына башкарыла, һәм пенсия алу урыны буенча тәкъдим ителергә мөмкин. Бүгенге көндә бу мәсьәлә буенча Россия Пенсия фонды идарәсе эше тулысынча оештырылган һәм киләсе елның гыйнварыннан әлеге түләүләрне гамәлгә ашыру башланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International