Бүген хакимиятнең кече залында муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев катнашында муниципаль район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы, бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссияләре утырышы булды. Утырыш эшендә район Советы депутатлары - даими комиссия әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Совет аппараты һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырышны комиссия рәисе Р.Н.Вәлиәхмәтов алып бады. Утырышның көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде. Мәгълүмат белән милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Р.Шәйхиев, район Советының юридик бүлеге җитәкчесе В. В. Кудряшов чыгыш ясады. Депутатлар көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карар проектларын кабул иттеләр.
17 гыйнвар көнне Яңа Спасс авылы китапханәсендә яраткан балалар шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин белән озак көтелгән очрашу булды. Анда Александр бистәсе, Бохарай һәм Яңа Спасс мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, китапханәчеләр катнашты. Иҗади очрашу «Бәхетле тарих» китапханә фонды вәкиле Әлфия Фәиз кызының чыгышы белән башланып китте. Ул үз чыгышында фондларның ничек эшләве хакында сөйләде. Аларга очрашуга килгән халык шагыйре Роберт Миңнуллинны балалар кызыксынып тыңладылар, аның тормышы һәм иҗаты турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр. Роберт Миңнуллин балаларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде, алар белән ихлас күңелдән аралашты, үзенең тормыш һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, иҗат итү өчен илһам һәм идеяләр каян алуы хакында сөйләде. Укучылар яраткан шагыйрьләре өчен күңелле концерт программасы әзерләделәр. Авторның шигырьләрен сөйләделәр, халык шагыйре сүзләренә язылган җырлар башкардылар. Ул үзе дә рус телендә берничә шигырь укыды. Очрашу балалар шагыйре Роберт Миңнуллин иҗаты буенча үткәрелгән, иң яхшы инша конкурсында җиңүчене бүләкләү белән тәмамланды. Шушы мәктәп укучысы Михаил Курский һәм китапханәчегә авторның юбилеена махсус чыгарылган һәм шәхси автографы куелган "Көтәм мин корабымны» дип аталган китаплары тапшырылды. Китапка татар һәм рус телләрендә язылган һәм сайлап алынган шигырьләр кертелгән. Чара ахырында балалар яраткан язучылары Роберт Миңнуллиннан автограф алырга да өлгерделәр.
Бүген Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә 2018 ел нәтиҗәләре буенча Зәй шәһәренең «Үзәк» микрорайонында яшәүчеләр җыелышы узды. Очрашулар район башлыгы Р.Г.Кәримов, аның урынбасарлары, башкарма комитет җитәкчеләре, төрле хезмәт вәкилләре катнашында уза. Очрашу алдыннан бер сәгать дәвамында зәйлеләр халыкка хезмәт күрсәтү вәкилләренә үз сорауларын турыдан-туры бирә алдылар. Шулай ук алар узган елда районда башкарылган эшләр һәм якын киләчәккә куелган планнар турында яңа мәгълүмат ишеттеләр. Көн тәртибе буенча микрорайондагы оператив хәл, газ җиһазларын кулланган вакытта куркынычсызлык чаралары, цифрлы телевидениегә күчү, торак милекчеләре ширкәтләренең башкарылган эше турында чыгышлар тыңланды. Җыелышка район башлыгы Р. Г. Кәримов йомгак ясады.
Бүген «Татнефтедор» ҖЧҖдә Зәй автомобиль юллары идарәсенең хезмәт коллективы җыелышы узды. Җыелышта Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов, автомобиль юллары Зәй идарәсе башлыгы А. А.Игошин, «Татнефтедор» ҖЧҖ баш инженеры Р. М. Хәҗипов, «Татнефтедор» ҖЧҖ профсоюз комитеты рәисе В. Н. Кәримов катнашты. Көн тәртибендә 6 мәсьәлә каралды. Зәй муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов таныштырды. 2018 елда Зәй автомобиль юллары идарәсе эшчәнлеге йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында, Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы А. А. Игошин һәм директорның беренче урынбасары –Зәй автомобиль юллары идарәсенең баш инженеры Р. М. Хәҗипов чыгыш ясады. 2018 ел өчен күмәк килешү чараларын үтәүне тикшерү актлары белән Зәй автомобиль юллары идарәсенең техник производства бүлеге инженеры А.Г. Попова таныштырды, «Татнефтедор» ҖЧҖ хезмәт коллективы конференциясенә делегатлар сайлау турында, Зәй автомобиль юллары идарәсенең цехком рәисе Г. А. Попова сөйләде. Шулай ук, 2018 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип танылган «Татнефтедор» ҖЧҖ предприятиесе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.
16 гыйнвар көнне Бигеш авылы мәдәният йортында 2018 елгы эш йомгаклары һәм 2019 елга куелган планнар буенча, Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы катнашында халык җыены узды. Көн тәртибе буенча: 2018 елда Зәй муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше, 2018 елда Бигеш авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2019 елга куелган бурычлар, җирлектә оператив хәлләр, «2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен раслау турында» Татарстан Республикасы Законы кушымтасына үзгәрешләр кертү һәм һөнәри эшчәнлеккә салым турында, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү чаралары, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау чаралары, цифрлы телевидениегә күчү, газ җиһазларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык чаралары турында мәсьәләләр каралды. Җыен барышында юл ремонтына кагылышлы сораулар бирелде. Чара ахырында юбилей даталары уңаеннан һәм авыл җирлеге тормышында актив катнашкан гражданнарга җирлек башлыгы И.Р. Вәлиевнең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Озын гомерле шагыйрь». 16 гыйнвар көнне Үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә сугышчы һәм шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган чара узды.