Район хуҗалыклары авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауны тулысынча төгәлләделәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә, агросәнәгать комплексы оешмаларын язгы кыр эшләренә вакытында әзерләүне тәэмин итү максатларында, район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы вәкилләре-министрның инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Таһирҗанов Тәлгать Галимҗан улы, Агросила Групп вәкилләре, Дәүләт техник күзәтчелеге, Россельхозцентр вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында конкурс узды. Район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы җитәкчелегендәге комиссия «Восток», «Зәй шикәре», «Зәй», «Нива» агрофирмаларының бүлекчәләрен йөреп чыкты. Алар техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыруның сыйфатын, агрофирмаларның эш планы нигезендә әзерлек дәрәҗәсен билгеләделәр. Барлык тракторлар да мәйданда бер рәткә тезелде. Оешмаларның чәчү эшләренә әзерлек дәрәҗәсен билгеләгәндә комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек дәрәҗәсенең бәяләү күрсәткечләренә таянып эш итә. Әзерлек шундый критерийлар буенча бәяләнә: тракторларга техник карау узу, күчмә ремонт звеносы булу, техник хезмәт күрсәтү пунктының эше, хезмәтне саклау буенча расланган инструктажлар, Министрлар Кабинеты һәм хезмәтне саклау буенча документлар булу, барлык технологик процессларны үтәү, орлык материалының әзерлеге, чәчү нормаларын үтәү, орлыкларның ялгану тирәнлеге, агрегатның тизлеге, кырларның культурасын арттыру. Очрашу вакытында механизаторларга хезмәткә түләү бәясен аңлаттылар, язгы кыр эшләрендә мәшгуль хезмәткәрләрне стимуллаштыру турында нигезләмәне җиткерделәр. Конкурс нәтиҗәләре иртәгә игълан ителәчәк. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкару өчен безнең районга 1 га сөрүлеккә 20 кг. исәбеннән 1852 тонна һәм чөгендер чәчү өчен 1 гектарга 20 кг. исәбеннән 1852 тонна ташламалы дизель ягулыгы бүлеп бирелгән.