Зәйдә территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре белән очрашу узды

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

ТОС җитәкчеләре белән киңәшмәне бүген шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина үткәрде. Очрашу барышында 2019 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча шәһәрнең 6 территориаль-иҗтимагый үзидарәсе җитәкчеләренең отчетлары тыңланды. Киләсе айга төп эш юнәлешләре булып халык белән йорт яны территорияләрен тиешле халәткә китерү, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чаралар үткәрү, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча волонтерлар хәрәкәте белән хезмәттәшлек итү торачак. Ташландык йортларны ачыклау һәм тиешле хәлгә китерү буенча эш иң мөһим бурычларның берсе булып кала бирә. Бу эш шулай ук, 15нче апрельдән махсус янгынга каршы режим урнаштыру белән бәйле рәвештә кирәк. Елена Владимировна урамнарны йөреп чыгып, халык арасында аңлату эше алып бару кирәклеге хакында, янгынга каршы режим билгеләү турында хәбәр итте, йорт территорияләрендә коры үлән һәм ботакларны яндыру тыела торган срокларны билгеләде, кирәк булганда бу эшкә административ комиссия хезмәткәрләрен җәлеп итәргә чакырды. Шулай ук санитар икеайлык кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарә территорияләрендә кибет хуҗалары белән эшне көчәйтергә кирәклеген аңлатып үтте. Киңәшмә ахырында "Елның иң яхшы территориаль-иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсына йомгак ясалды. 5 урын алган «35 квартал» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Зәбирова Румия Шәрәфетдин кызының территорияне төзекләндерү өчен, 160 мең сум күләмендә грант алачагы хәбәр ителде. Елена Владимировна ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм төрле юнәлештәге проектларны тормышка ашыру өчен акча җәлеп итү максатыннан конкурсларда катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International