ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булды һәм андагы эш барышы белән якыннан танышты. Аның белән бергә сәфәрдә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, баш белгечләр, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре катнашты. Бүгенге маршрут графигына барлыгы 14 объект кертелгән иде. Терлекчелек һәм сөт-товар комплексларында район башлыгы савым сыерларын карап тоту һәм тукландыру технологиясенең үтәлеше, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү темплары белән танышты. Әлеге сәфәр графигына районның барлык сөт-товар фермалары һәм комплекслары кертелгән иде. Разиф Гали улы «Нива» ҖЧҖ һәм «Дурт-Мунча» сөт- товарчылык комплекслары терлекчеләре эшен уңай бәяләде, әлеге объектларда теләсә кайсы минутта республика дәрәҗәсендәге семинар – киңәшмә үткәрергә мөмкин, дип билгеләп үтте. «Таң» ҖЧҖ бүлекчәсенең : Әхмәт, Бура - Киртә, Куш-Елга сөт комплекслары, «Зәй шикәре» агрофирмасы бүлекчәләре: «Чыбыклы» сөт комплексы, «Шепкә», «Сәвәләй» сөт- товарчылык фермаларында эшне көчәйтергә кирәклеге ассызыкланды. Район башлыгы шулай ук язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Җитештерү комплексларында дым каплатуда 80 агрегат эшли. Бүгенге иртәдә бу эш 8 мең га. мәйданда башкарылган, «Кадер» һәм «Сәвәләй»дә горчица чәчү башланган. Анда ДМС-12 «Амазоне» чәчү комплексы эшли. Бер үк вакытта көзге культураларны СЗ-3,6 чәчү агрегатлары белән тукландыру бара.

Татарстанда якын арада кертелә торган яңа җитештерүләр тәүлеккә 4 мең тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов сөйләде. Республикада сөт җитештерү күләмен арттыру һәм сөт заводларын модернизацияләү буенча проектлар гамәлгә ашырыла. «Якын арада бездә яңа җитештерүләр барлыкка киләчәк, алар өстәмә рәвештә 1,3 мең тонна сөт җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Без һәркөнне барлык 4 мең тонна товар сөтен үзебезнең республикада эшкәртә алачакбыз», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Ул шулай ук Татарстанда сөт җитештерүне арттыруга юнәлдерелгән 23 млрд. сумга 24 проектның гамәлгә ашырылуы (35 мең хайван урыны) турында әйтте. «10,6 мең савым сыеры өчен өч сөтчелек комплексын Бөгелмә районында төзү планлаштырыла. 3,6 мең башка исәпләнгән беренче комплексны быел ук гамәлгә кертергә тырышабыз», — диде Марат Әхмәтов. Моннан тыш, министр әйтүенчә, сөт заводларын комплекслы модернизацияләү буенча тагын 4 млрд. сумга биш проект гамәлгә ашырыла. «Казан сөт комбинаты бүген 190 - 200 тонна сөт эшкәртә, алга таба мең тоннага кадәр эшкәртү күздә тотыла. Актаныш районында сөт комбинатында җитди реконструкция бара. Бүген анда 60 тонна сөт эшкәртелә, алга таба 200 тоннага кадәр җиткерү күздә тотыла. Тагын бер проект Кукмара районында, соңгы килештерү стадиясендә, ул тәүлеккә 500 тонна сөт җитештерүгә исәпләнә. Мамадыш районында модернизацияләү программасы өстәмә рәвештә тәүлеккә 300 тонна сөт эшкәртүгә юнәлдерелә. Биектау районында ике предприятие тәүлеккә 200әр тонна сөт эшкәртә, аны тагын 200 тоннага арттыру күздә тотыла», — дигән мәгълүмат бирде министр.

15 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясе уртак утырыш уздырдылар. Парламентта республика дәүләт хакимияте органнарының 2018 елдагы эшчәнлеге турында хисап тыңланды, шулай ук дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. «2013 – 2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын 2019 елның 1 кварталында үтәү йомгаклары турында Марат Әхмәтов сөйләде. Ул төп икътисадый күрсәткечләргә тукталды. Узган ел йомгаклары буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча Татарстанның илебез төбәкләре арасында 4 урынны алып торуын да билгеләп үтте. Бу елның I кварталында 42 млрд сумлык продукция җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 2 процентка күбрәк. Авыл хуҗалыгы министры сүзләренә караганда, дәүләр программасының төп бурычы – авыл халкының эшлекле активлыгын алга таба үстерү. Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча бу юнәлешне республикада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Шуны ассызыкларга кирәк, Татарстанда 460 мең шәхси ярдәмче хуҗалык бар, 4,5 мең фермер хуҗалыгы исәпләнә, шулар республика авыл хуҗалыгы җитештерүенең барлык күләменең яртысыннан артыгын тәшкил итәләр. Ел саен кече хуҗалыкларга төбәк бюджетыннан 2 миллиард сумнан артык акча бирелә, бу аларның динамик үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә илкүләм проектны гамәлгә ашыру барышында продукцияне экспортлау күләмен ике мәртәбә арттыру бурычы куелган иде. 2024 елга бу күрсәткеч акчада исәпләгәндә 360 миллион доллар булырга тиеш. Республика экспортының төп драйверы - май продукциясе», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. «Безнең экспортның өстенлекле юнәлеше – хәләл продукция. Бүген без ислам дөньясы белән икътисадый багланышларны киңәйтү буенча актив эш алып барабыз. Безнең 72 предприятие хәләл продукция җитештерүгә аккредитацияләнгән. Кайбер предприятиеләр Фарсы култыгы илләре, Төркия, Казахстан базарларына чыгалар», – диде ул һәм мондый продукцияне дөньякүләм базарларга чыгаруда KAZANSUMMIT халыкара икътисадый саммитының роле зур булуын билгеләп үтте. Үз чыгышында авыл хуҗалыгы министры аерым сәүдә челтәрләренең монополиялелегенә игътибар итәргә өндәде, чөнки аларның сәүдә киштәләрендә җирле продукция бик аз күренә. Утырыш эшендә шулай ук Пенза өлкәсе Закон чыгару собраниесенең Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты рәисе урынбасары Михаил Лисин катнашты. Ул Пенза өлкәсендә эре сәүдә челтәрләре өчен “җирле товарлар”ны күздә тота торган инвестиция килешеүен төзү мәҗбүри шарт булып торуы турында сөйләде. Ягъни эре сәүдә челтәре “үзенең сәүдә киштәләренә җирле продукцияне чыгарырга тиеш”, дип билгеләп үтте Пенза депутаты. Теманы үстереп, “Чаллы-икмәк” ЯАҖ генераль директоры, депутат Рафаэль Юнысов сәүдә челтәрләренең икмәк продукциясенә бәяләрне 100 процент арттырып куюларын ассызыклады. Депутатлар бу мәсьәлә буенча фикер алышуны Дәүләт Советы сессиясенә чыгарырга һәм аннары сәүдә оешмалары өчен иң чик арттыруларны билгеләү өчен федераль үзәккә мөрәҗәгать итәргә, дигән тәкъдим керттеләр.

16 апрельдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Коллегиянең йомгаклау утырышы узды. Чарада Россия Федерациясе Хйкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Алексей Майоров, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Владимир Кашин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук төбәкләр башлыклары, АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре, тармак берлекләре һәм ассоциацияләре җитәкчеләре, фән һәм мәгариф, банк берлкләре вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утышыны ачып, Алексей Гордеев, узган ел тармак өчен уңышлы ел булды, җитештерү ягыннан да, финанс-икътисадый күрсәткечләр буенча да, дип билгеләп үтте. Вице-премьер, быел Россия аграрийларының төп бурычы - Президентның май указының авыл хуҗалыгы чималын һәм товарларын экспортлауга кагылышлы өлешен үтәү, шулай ук авыл хуҗалыгы территорияләрен комплекслы үстерү буенча Президент кушуы буенча эшләнә торган дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, дип ассызыклады. Бу елның 1 июненә кадәр дәүләт программасы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә тапшырылырга тиеш, якынча финанслау күләме 1,5 трлн сум карала. Үз чиратында, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгының бүгенге көндә Россия икътисадын тизләтелгән үстерү факторларының берсе булып торуын билгеләп үтте. Аерым алганда, азык сәнәгатендә һәм җитештерүдә эчемлекләр артуны исәпкә алып, 2018 елда АПК индексы 2,3% тәшкил итте. Шул ук вакытта, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең салымга кадәр табышы 2017 елдагыдан 15%тан күбрәккә артты. Моңа ирешү аграрийларга дәүләт ярдәме күрсәтү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Дәүләт ярдәме күрсәтү еүләме ел саен артып тора, ә юнәлешләр исемлеге киңәя. 2017 елда Авыл хуҗалыгы үстерү буенча дәүләт программасы чараларына 248,4 миллиард сум акча бирелде, 2018 елда – 254,1 миллиард сум. 2019 елда бюджет ассигнованиеләре күләмен 303,6 млрд сумга кадә җиткерү планлаштырыла. 2018 елда тармак өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе Авыл хуҗалыгын үстерүнең федераль фәнни-техник программасын гамәлгә ашыра башлау булды. Аның кысаларында узган ел бәрәңге орлыкчылыгын һәм шикәр чөгендерен үстерү буенча 2 ярдәмче программа расланды. Моннан тыш, ведомствога караган югары уку йортлары бәрәңгенең, бодайның, соя һәм башка культураларның яңа сортларын һәм гибридларын чыгардылар. Җитештерүдә унлаган яңа технологияләр эшләнде, АПК өчен яңа фәнни тәкъдимнәр барлыкка килде. Россия авылы тормышында яңа этапларның берсе - Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасын эшләү һәм гамәлгә ашыру булды. Аның чаралары авыл халкын эш белән тәэмин итүгә, авылда яшәү өчен уңайлы һәм экологик чиста шартлар тудыруга, халыкның керемен арттыруга, дәүләт хезмәт күрсәтүләреннән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән. Президентның Федераль Собраниегә юлламасында куелган «Россиянең яшел бренды» бурычын үтәү өчен Авыл хуҗалыгы министрлыгы чималдан алып әзер продукциягә кадәр бара торган чылбырны тикшереп торуны тәэмин итә торган «Меркурий» электрон ветеринария сертификациясен эшләүне дәвам итә. 2018 елда Россия берничә стратегик мөһим чит ил базарын ача алды. Дмитрий Патрушев Россиянең аерым юнәлешләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау буенча бүген үк инде лидерлар өчлегенә керүен билгеләп үтте. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, тышкы сәүдәдә барлыкка килгән динамика Россиянең якын киләчәктә АПК продукциясен экспортлау буенча дөньякүләм эре экспортерлар унлыгына керергә сәләтле булуына ышаныч бирә, дип билгеләп үтте.
2019 елның 15 апрель көнне Зәй муниципаль районының мәгариф оешмаларында «Язгы игелек атнасы» акциясенә старт бирелде, ул 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Акция барышында төрле чаралар узачак, аларда 1-11 сыйныф укучылары катнашачак.

15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

15 апрельдән 22 апрельгә кадәр Зәй районында «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе узачак. Акция ел саен уздырыла һәм бөтен Россия буенча 1997 елдан башлап үткәрелә. «Бөтенроссия акциясе» атнасы кысаларында күп кенә иҗтимагый-файдалы чаралар һәм акцияләр планлаштырылган. Атна дәвамында районның авыл җирлекләрендә яшәүче күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен китаплар, уенчыклар җыю оештырыла. 15нче апрельдә «Космос» кинотеатрында авыр тормышта яшәүче балалар өчен бушлай сеанс карау булачак. 16 апрельдә -район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә дәваланучы балалар өчен чаралар оештырылачак. 17 апрельдә - волонтерларның яшьләр сәясәте учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр белән очрашуы үтәчәк.18 апрельдә чыршы үсентеләрен төзекләндерү буенча экологик акция планлаштырыла. 19 апрельдә – «Яхшы стартлар» - оештырылачак, анда сәламәтлекләре чикләнгән балаларның спортның төрле төрләрендә катнашуы көтелә. 22 апрельдә-кан тапшыру буенча «Тормышны озайттылар» акциясе үтәчәк. 25 апрельдә - «Язгы игелек атнасы»н ябу буенча түгәрәк өстәл янында очрашу булачак.

Бүген Казан Ратушасының колонналы залында «Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында катнашучыларны һәм призерларны бүләкләү тантанасы уза. Әлеге чарада Зәй районы вәкилләре - «35 квартал» территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Зәбирова Румия Шәрәфетдин кызы, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары, шәһәрдә территориаль иҗтимагый үзидарәләр мәсьәләләрен алып баручы Елена Владимировна Недошивина катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Румия Зәбирова шәһәрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән Грант алды.

14 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә 2007 елгы һәм аннан яшьрәк арасында өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турниры узды. Муханова Анна кул астында шөгыльләнүче 2007 елда туган  Красильникова Алена  3 нче урынны яулады.

13-15 апрель көннәрендә Самара шәһәрендә киокусинкай буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. "Зәй" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Прохоров Николай 1 урынны алды (тренерлар Ревин В. И. һәм Ревин А.В.).
14 апрель көнне "Энергия" стадионында "Барс"спорт мәктәбе һәм "Нефтехимик" СК укучылары арасында футбол буенча иптәшләрчә уен узды.2009 елда туганнар арасында "Барс" - "Нефтехимик" СК 4:0, 2010 елда туганнар арасында "Барс" - "Нефтехимик" СК 5:3 исәбе белән шулай ук безнең футболчылар файдасына тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International