Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре танып-белү-уен программасы үткәрделәр

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе
10 апрель көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Тәжетдин Ялчыгол скверында 4 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф укучылары өчен сәламәтлек темасына багышланган уен программасы оештырдылар. Чара барышында китапханәчеләр балаларга һәр кешенең – үз сәламәтлекләре өчен үзләре җаваплы булулары турында сөйләделәр, шуңа күрә кечкенәдән физкультура белән шөгыльләнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген искә төшерделәр. Алга таба спорт уеннары оештырдылар, сорау һәм җаваплар рәвешендә балалар белән әңгәмә үткәрделәр. Чара ахырында малайлар һәм кызлар Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International