Зәйдә «Бөтенроссия акциясе узды»

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе
13 апрель көнне районда «Тоталь диктант» Бөтенроссия акциясе узды. Әлеге чараның төп максаты-катнашучыларның шәхси белемнәрен, орфографиясен һәм укуларын тикшерү иде. Диктант ирекле һәм анда теләгән һәркем катнаша алды. Текст гади түгел һәм бары акция үткәрү көнендә генә билгеле булды. Акциядә катнашудан Зәй студент отрядлары штабы сугышчылары да читтә калмады. Зәйдә әлеге диктант ике мәйданчыкта оештырылды. Анда барлыгы 50 кеше катнашты. Алар арасында Зәй политехник көллияте студентлары, «Легенда 17» педагогик отряды һәм «Көньяк яр» студентлар сервисы отряды сугышчылары бар иде. Нәтиҗәләрне көтәсе генә калды. Проект отличниклары Казан шәһәрендә бүләкләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International