Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы район башлыгы Разиф Кәримов контролендә
2019 елның 12 апреле, җомга
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов күпфатирлы йортларда капиталь ремонт барышы белән танышты. Аларны карау Ленин урамындагы 28, 30 һәм 34 йортлардан башланды. Быел Ленин урамындагы бу йортларда бер үк төрле эшләр планлаштырылган: түбәне ремонтлау һәм фасадны җылыту, балконнарны тышлау, салкын су белән тәэмин итүне төзекләндерү. 2019 елда барлыгы 15 күпфатирлы йортта капиталь ремонт планлаштырылган. Шуларның 12сендә эшләр күптән башланды инде. Бүген район башлыгы Разиф Кәримов, инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Нифатов, подрядчы һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре Рафиков урамы, 4 һәм 6, Энергетиклар урамы, 1, Ялчыгол урамы, 1, Тавлин урамы, 32, Яшьлек урамы, 1 нче йорт адреслары буенча капиталь ремонт барышын карап чыктылар. Комиссия шулай ук Мичурин урамы буенча шәһәр мәдәният йорты, Орджоникидзе урамы буенча яшьләр үзәге һәм Толстой урамы буенча урнашкан ветеринария берләшмәсе биналарында баручы капиталь ремонт барышы белән танышты. Карау барышында район башлыгы Разиф Кәримов кайбер күрсәтмәләр ясады һәм расланган эш графигын сакларга, эш урыннарында куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәклеген искәртте, төзелеш материаллары һәм башкарылган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
«Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр» Зәйдә күчмә күргәзмә ачылды
Бүген «Без бергэ – Мы вместе» психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Татарстан Республикасында «Россия хәрби-тарихи җәмгыяте» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге тарафыннан төзелгән «Антифейклар: карикатурдан алып нейрочелтәргә кадәр: күчмә күргәзмә комплексын ачу тантанасы булды.
Зәйдә "Батырлыкны театр аша курсәтү" фестиваль конкурсы дәвам итә
Ел саен Зәй муниципаль районы "Район мәдәният йортына" караган авыл мәдәният йортларында "Батырлыкны театр аша курсәтү " фестиваль-конкурсы уздырыла.
Милли көрәш буенча ТР атказанган тренеры Азат Хәйруллин истәлегенә көрәш буенча беренчелек узды
11 апрельдә "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй" спорт мәктәбе тарафыннан милли көрәш буенча ТРның атказанган тренеры Хайруллин А.А. истәлегенә уздырылган беренчелек үтте.
"ЯШЬЛЕК " командасы — хоккей буенча ТР беренчелеге җиңүчесе
8-10 апрель көннәрендә «Олимп» ЛДСында (Мамадыш шәһәре) 2014 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең финал этабы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз