15 апрельдән 22 апрельгә кадәр Зәй районында «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе узачак. Акция ел саен уздырыла һәм бөтен Россия буенча 1997 елдан башлап үткәрелә. «Бөтенроссия акциясе» атнасы кысаларында күп кенә иҗтимагый-файдалы чаралар һәм акцияләр планлаштырылган. Атна дәвамында районның авыл җирлекләрендә яшәүче күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен китаплар, уенчыклар җыю оештырыла. 15нче апрельдә «Космос» кинотеатрында авыр тормышта яшәүче балалар өчен бушлай сеанс карау булачак. 16 апрельдә -район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә дәваланучы балалар өчен чаралар оештырылачак. 17 апрельдә - волонтерларның яшьләр сәясәте учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр белән очрашуы үтәчәк.18 апрельдә чыршы үсентеләрен төзекләндерү буенча экологик акция планлаштырыла. 19 апрельдә – «Яхшы стартлар» - оештырылачак, анда сәламәтлекләре чикләнгән балаларның спортның төрле төрләрендә катнашуы көтелә. 22 апрельдә-кан тапшыру буенча «Тормышны озайттылар» акциясе үтәчәк. 25 апрельдә - «Язгы игелек атнасы»н ябу буенча түгәрәк өстәл янында очрашу булачак.