Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булды һәм андагы эш барышы белән якыннан танышты. Аның белән бергә сәфәрдә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, баш белгечләр, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре катнашты. Бүгенге маршрут графигына барлыгы 14 объект кертелгән иде. Терлекчелек һәм сөт-товар комплексларында район башлыгы савым сыерларын карап тоту һәм тукландыру технологиясенең үтәлеше, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү темплары белән танышты. Әлеге сәфәр графигына районның барлык сөт-товар фермалары һәм комплекслары кертелгән иде. Разиф Гали улы «Нива» ҖЧҖ һәм «Дурт-Мунча» сөт- товарчылык комплекслары терлекчеләре эшен уңай бәяләде, әлеге объектларда теләсә кайсы минутта республика дәрәҗәсендәге семинар – киңәшмә үткәрергә мөмкин, дип билгеләп үтте. «Таң» ҖЧҖ бүлекчәсенең : Әхмәт, Бура - Киртә, Куш-Елга сөт комплекслары, «Зәй шикәре» агрофирмасы бүлекчәләре: «Чыбыклы» сөт комплексы, «Шепкә», «Сәвәләй» сөт- товарчылык фермаларында эшне көчәйтергә кирәклеге ассызыкланды. Район башлыгы шулай ук язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Җитештерү комплексларында дым каплатуда 80 агрегат эшли. Бүгенге иртәдә бу эш 8 мең га. мәйданда башкарылган, «Кадер» һәм «Сәвәләй»дә горчица чәчү башланган. Анда ДМС-12 «Амазоне» чәчү комплексы эшли. Бер үк вакытта көзге культураларны СЗ-3,6 чәчү агрегатлары белән тукландыру бара.