Зәйнең мәгариф учреждениеләрендә "Язгы игелек атнасы"

2019 елның 16 апреле, сишәмбе
2019 елның 15 апрель көнне Зәй муниципаль районының мәгариф оешмаларында «Язгы игелек атнасы» акциясенә старт бирелде, ул 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Акция барышында төрле чаралар узачак, аларда 1-11 сыйныф укучылары катнашачак. «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия иреклеләр акциясе җирле җәмәгатьчелекнең социаль проблемаларын чишүнең һәм халыкның гражданлык активлыгын арттыруның мөһим ресурсы буларак иреклелек идеясен алга этәрүгә хезмәт итәчәк. Бөтенроссия иреклеләр акциясенең максаты − район халкын, беренче чиратта яшьләрне, ирекле эшчәнлеккә җәлеп итү, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру. Традиция буенча «Язгы игелек атнасы» кысаларында экологик акцияләр, территорияләрне, истәлекле урыннарны төзекләндерү, өлкәннәргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм анда катнашучыларга, инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ятим балаларга патронаж оештыру үткәреләчәк. Акциянең һәр көне «Игелекле башлангычлар көне», «Мәрхәмәтле сәламәтлек», «Дуслык көне», «Мәрхәмәтле кино көне», «Экологик уикенд», «Игелекле эшләр», «Игелекле җир», «Георгий тасмасы» шигаре астында уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International