Буген Зәй шәһәренең "Северный" паркында "Эковесна" айлыгы кысаларында, 2 нче мәктәп хезмәткәрләре тарафыннан чистарту эшләре алып барылды. Паркның аллеясы тирәсендәге сынган агач ботаклары, былтыргы яфраклар һәм эскәмиялэр тирәсендәге көндәлек чүп җыештырылды.
6 май көнне Кадер урта гомум белем бирү мәктәбе территориясендә чыршы һәм нарат агачлары утырту оештырылды. Агач утырту акциясендә барлык укытучылар һәм укучылар катнашты.Барлыгы 200 төп чыршы һәм 50 төп нарат утыртылды.
Экология айлыгы кысаларында, Бохарай мәктәбенең 6-7 сыйныф укучылары тарафыннан мәктәп яны мәйданчыгы чистартылды. Анда ике капчык чүп җыелды. Бу чистарту беренчеләрдән тугел. Шүңа күрә кешеләргә тагын бер тапкыр кабатлыйсы килә: "Саклагыз җирне! Саклагыз!". Кеше табигатнең бер өлеше. Ул гел аның белән аралаша,аның эчендә яши. Кеше табигатькә уңай һәм тискәре дә йогынты ясый ала. Табигатьнең чисталыгы күбрәк кешенең үзеннән тора.
Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, республика районнары делегацияләре катнашты. Чараның хөрмәтле кунаклары-Бөек Ватан сугышы ветераннары. Зәй делегациясе составында район башлыгы Р. Г. Кәримов җитәкчелегендә сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, район хәрби комиссары А. Ф. Әгъләмҗановта бар иде. Делегацияне район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. В. Чапков озатып йөрде. Ветераннарга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, Р. Н. Миңнеханов татарстанлыларның Бөек Ватан сугышының барлык хәлиткеч көрәшләрендә катнашуын, һәр икенчесе сугыш кырыннан әйләнеп кайтмавын искәртте. "Безнең йөрәкләрдә Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучылар турында якты хәтер мәңгегә сакланачак! ", - диде ТР Президенты үзенең чыгышында. Сугыш елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. ТР Президенты ветераннарны аерым котлады. «Сезнең тормыш-батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тугрылык үрнәге! Без ирек һәм бәйсезлек, хәзерге һәм киләчәк буыннарның чәчәк атуы өчен сезгә чиксез рәхмәтле. Сезгә чын күңелдән иминлек һәм сәламәтлек, озын гомер, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим!», - диде ул. Татарстан Президенты бүгенге көндә исән булмаган Бөек Ватан сугышы ветераннарының туганнарына дәүләт бүләкләренә таныклыклар тапшырды. Чара Татарстан Республикасы иҗат коллективларының концерт программасы белән тәмамланды.
Зәйдә спортчылар истәлегенә ярышлар уздыру матур традициясе яши. 4 майда Сармашбаш мәктәбендә грек-рим көрәше буенча СССР спорт остасы, Халыкара турнирлар чемпионы Илсур Минһаҗев, СССРның спорт остасына кандидат, Татарстан чемпионы Рафис Сабитов, милли көрәш һәм билбау көрәше буенча республика, Бөтенроссия призеры Айзат Кашапов истәлегенә яшүсмерләр арасында милли һәм грек-рим көрәше буенча республика турниры оештырылды. Алар - әлеге мәктәптә белем алып, келәмдә чыныгып үскән авылдашлар. Узган ел әлеге турнир Айзат Кашапов истәлегенә оештырылса, быел ул киң колачлы итеп берьюлы өч көрәшчене искә алып узды. Анда Чаллы, Әлмәт шәһәрләре, Зәй районы спортчылары бил алышты. Турнирда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты. Анда көрәш ветераннары, мәрхүм спортчыларның көрәштәшләре, туганнары, авылдашлары җыелып, аларны җылы итеп искә алды. Әлеге турнирны оештыру башында һәм уздыруда Илсур Минһаҗевның туганы Мансур торды. Бу мәртәбәле турнир район башлыгы Разиф Кәримов, “Битронос” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, Александр Ильин (Чаллы), Альберт Шакирҗанов (Әлмәт), Вакыйф Тимербаев (Казан), Фәнис Шәрипов (Балтач), Инсаф Сафин (Сармашбаш), Зәй көрәшчеләр командасы матди булышлыгы белән оештырылды. Менә алар әлеге бил алышта җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар: Милли көрәштән 2003 елда туганнар арасында 28 килограмм авырлыкта 1 урын – Кәрим Кәлимуллин (Сармашбаш), 2 – Азамат Сәйфуллин (Сармашбаш), 3 – Фидан Насыйров (Югары Мәлем). 40 килограмм авырлыкта 1 урын – Динар Гыйззәтуллин (Түбән Биш) 2 – Илдар Латыйпов (Түбән Биш) 3 – Руслан Тучин (Сармашбаш) 50 килограмм авырлыкта 1 урын – Нияз Исламов Нияз (Түбән Биш) 2 – Алмаз Талипов (Кадер) 3 – Данил Фирстов (Поручик) 60 килограмм авырлыкта 1 урын – Александр Зарипов ( Сәвәләй) 2 – Инсаф Камалиев (Аксар) 3 – Рөстәм Максимов (Сәвәләй) 60 килограммнан югары 1 - Әдел Насыйбуллин (Әлмәт) 2 – Альмир Гыйниятуллин (Сармашбаш) 3 – Алексей Уразайкин (Сармашбаш) Грек-рим көрәше буенча 2003-2004 елларда туганнар арасында үз авырлыкларында Виктор Корнилов җиңүче булды. Артур Маврин, Иван Зотов, Динар Гыйззәтуллин -II, Антон Латыйпов, Булат Сөнгатуллин, Даниил Пирогов, Дилияр Борһанов III урында.