Зәй районында тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар

2019 елның 4 мае, шимбә
«Өлкән буын» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Зәй районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлау тантанасы узды. «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Зәй җирле бүлекчәсе сәяси советы сәркатибе, муниципаль район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән, ялгыз яшәүче һәм аз тәэмин ителгән кешеләр арасыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган тыл хезмәтчәннәренә азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Аларга батырлык, тормыш ныклыгы һәм каһарманлыгы, авыр сугыш елларында һәм тыныч хезмәт вакытында ил өчен башкарылган барлык эшләр өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде. Өлкәннәргә ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, иминлек, якын кешеләренең игътибарын, ярдәмен, туганнарының кайгыртуын тоеп яшәүләрен, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International