Зәй агросәнәгать паркында чираттагы ярминкә уза

2019 елның 4 мае, шимбә
Бүген Зәйнең агросәнәгать паркында чираттагы ярминкә уза. Кунакларны, гадәттәгечә, иртүк концерт программасы һәм бай ассортимент белән каршы алдылар. Бина эчендә җирле фермерлар продукциясе тәкъдим ителгән. Тышкы яктагы сәүдә рәтләрендә шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән азык- төлек сатыла. Узган елның сентябреннән бүгенге көнгә барлыгы 33 ярминкә оештырылып, аларда 224 тоннадан артык ит, 32 тонна сөт, 30 тонна яшелчә һәм башка товарлар сатылган. Агропаркта ярминкәләр алга таба да дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International