Зәй районында грек-рим көрәше буенча республика турниры узды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе
Зәйдә спортчылар истәлегенә ярышлар уздыру матур традициясе яши. 4 майда Сармашбаш мәктәбендә грек-рим көрәше буенча СССР спорт остасы. Халыкара турнирлар чемпионы Илсур Минһаҗев, СССРның спорт остасына кандидат, Татарстан чемпионы Рафис Сабитов, милли көрәш һәм билбау көрәше буенча республика, Бөтенроссия призеры Айзат Кашапов истәлегенә яшүсмерләр арасында милли һәм грек-рим көрәше буенча республика турниры оештырылды. Алар - әлеге мәктәптә белем алып, келәмдә чыныгып үскән авылдашлар, көрәш аларның җанында, рухында иде. Узган ел әлеге турнир Айзат Кашапов истәлегенә оештырылса, быел ул киң колачлы итеп берьюлы өч көрәшчене искә алып узды. Анда Чаллы, Әлмәт шәһәрләре, Зәй районы спортчылары бил алышты. Турнирда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты. Анда көрәш ветераннары, мәрхүм спортчыларның көрәштәшләре, туганнары, авылдашлары җыелып, аларны җылы итеп искә алды. Әлеге турнирны оештыру башында һәм уздыруда Илсур Минһаҗевның игезәк сыңары Мансур торды. Бу мәртәбәле турнир район башлыгы Разиф Кәримов, “Битронос” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, Александр Ильин (Чаллы), Альберт Шакирҗанов (Әлмәт), Вакыйф Тимербаев (Казан), Фәнис Шәрипов (Балтач), Инсаф Сафин (Сармашбаш), Зәй көрәшчеләр командасы матди булышлыгы белән оештырылды. Менә алар әлеге бил алышта җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар: Милли көрәштән 2003 елда туганнар арасында 28 килограмм авырлыкта 1 урын – Кәрим Кәлимуллин (Сармашбаш) 2 – Азамат Сәйфуллин (Сармашбаш) 3 – Фидан Насыйров (Югары Мәлем) 40 килограмм авырлыкта 1 урын – Динар Гыйззәтуллин (Түбән Биш) 2 – Илдар Латыйпов (Түбән Биш) 3 – Руслан Тучин (Сармашбаш) 50 килограмм авырлыкта 1 урын – Нияз Исламов Нияз (Түбән Биш) 2 – Алмаз Талипов (Кадер) 3 – Данил Фирстов (Поручик) 60 килограмм авырлыкта 1 урын – Александр Зарипов ( Сәвәләй) 2 – Инсаф Камалиев (Аксар) 3 – Рөстәм Максимов (Сәвәләй) 60 килограммнан югары 1 - Әдел Насыйбуллин (Әлмәт) 2 – Альмир Гыйниятуллин (Сармашбаш) 3 – Алексей Уразайкин (Сармашбаш) Грек-рим көрәше буенча 2003-2004 елларда туганнар арасында үз авырлыкларында Виктор Корнилов җиңүче булды. Артур Маврин, Иван Зотов, Динар Гыйззәтуллин -II, Антон Латыйпов, Булат Сөнгатуллин, Даниил Пирогов, Дилияр Борһанов III урында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International