Экология айлыгы кысаларында 6-7 сыйныф укучылары тарафыннан мәктәп яны чистартылды

2019 елның 6 мае, дүшәмбе
Экология айлыгы кысаларында, Бохарай мәктәбенең 6-7 сыйныф укучылары тарафыннан мәктәп яны мәйданчыгы чистартылды. Анда ике капчык чүп җыелды. Бу чистарту беренчеләрдән тугел. Шүңа күрә кешеләргә тагын бер тапкыр кабатлыйсы килә: "Саклагыз җирне! Саклагыз!". Кеше табигатнең бер өлеше. Ул гел аның белән аралаша,аның эчендә яши. Кеше табигатькә уңай һәм тискәре дә йогынты ясый ала. Табигатьнең чисталыгы күбрәк кешенең үзеннән тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International