Зәйдә 2020 ел объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программасын формалаштыру буенча киңәшмә узды

2019 елның 17 мае, җомга
Бүген хакимиятнең зур залында Зәй муниципаль районы территориясендә 2020 ел объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү программасын формалаштыру буенча киңәшмә узды. Анда Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, идарә башлыклары, шулай ук әлеге юнәлешне алып баручы җаваплы белгечләр катнашты. Киңәшмәдә кирәкле документлар җыю, объектларны дефектлау, җир кишәрлекләре бүлеп бирү, яңа төзелеш объектларына техник шартлар алу эшләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International