Район башлыгы Разиф Кәримов Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында узган видеоконференциядә чыгыш ясады

2019 елның 18 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында чираттагы республика киңәшмәсен уздырды. Киңәшмәдә торак төзелеше һәм социаль объектларны төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, агросәнәгать комплексы мәсьәләләре, торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрүнең барышы һәм Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре каралды. Төп докладчылар чыгышыннан соң сүз, Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримовка бирелде. Разиф Галиевич кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча район эшенә җентекле анализ ясады. Аның докладында 2024 елга кадәр кече һәм урта бизнесны үстерү буенча Россия Федерациясе милли проектларында чагылдырылган аерым мәсьәләләргә, аерым алганда, үзмәшгульлекне үстерү, экспортка ярдәм итү, биржа мәйданчыгы, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү, шулай ук бюджетка һәм бюджеттан тыш фондларга салымнар буенча бурычлар белән эшләрнең торышы мәсьәләләренә басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International