Зәй районы укучысы АгроНТИ-2019 Бөтенроссия конкурсының региональ этабы җиңүчеләре арасында

2019 елның 17 мае, җомга
16 майда Казанда «АгроНТИ – 2019» Бөтенроссия конкурсының катнашучылар шәхси катнашкан төбәк (очно)этабын ябу тантанасы узды. Ул Казан дәүләт аграр университеты базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Конкурс авыл мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында узды. Конкурста Татарстанның 43 районыннан, Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Ульян өлкәсеннән 200гә якын укучы катнашты. Ике көн дәвамында укучылар университетның укыту-демонстрация мәйданчыкларында, компьютер классларында һәм лабораторияләрендә АгроКоптерлар, АгроРоботлар, АгроКосмос һәм АгроМетео юнәҗлешләре буенча интенсив эш алып бардылар. Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр, пилотсыз очу аппаратлары системасын кертү, роботлаштыру, космик һәм метеоҗайланмалар куллануның актуаль проблемалары буенча киеренке ярышлар нәтиҗәсендә җиңүчеләр ачыкланды. Болар - Башкортостан Республикасыннан, Пермь краеннан һәм Татарстанның 11 районыннан: Алексеевск, Әлмәт, Мөслим, Зәй, Саба, Арча, Әгерҗе, Кукмара, Сарман, Лениногорск һәм Балтач районнарыннан - 24 укучы. Бу бәйгедә безнең районны Сәвәләй мәктәбеннән 1 укучы, Югары Мәлем мәктәбеннән 2 укучы тәкъдим итте. Югары Мәлем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Риназ Нуруллин региональ этапта җиңүче булды. Финал ике шәһәрдә узачак: Белгородта һәм Әлмәттә - 30 августтан 6 сентябрьгә кадәр. Финал этабында җиңүчеләр «Алтын көз - 2019» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында махсуслаштырылган мәйданчыкта катнашу мөмкинлегенә ия булалар һәм кыйммәтле бүләкләр алачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International