Зәйдә иң яхшы укытучылар һәм укучылар район башлыгы грантына ия булды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе
2007 елдан «Сәләтле укытучы-сәләтле укучы» дип исемләнгән Зәй муниципаль районы башлыгы гранты гамәлгә куелды. 2019 елның 20 маенда район башлыгы грантына 2018-2019 уку елының нәтиҗәләре буенча мәктәп укучыларының республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында 27 җиңүче, призер һәм әлеге укучыларны әзерләгән 26 педагог лаек булды. 2010 елдан башлап Зәй муниципаль районында Ринат Фәрдиев исемендәге ел саен бирелә торган махсус премия гамәлгә куелды, ул белем бирү оешмасының укуда югары нәтиҗәләр күрсәткән иң яхшы укучысына бирелә. Быел премия алу өчен сертификат Ринат Шәех улы Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Җиһаншина Алинәгә тапшырылды. 2018-2019 уку елында олимпиада хәрәкәтендә катнашуның югары нәтиҗәлелеге өчен күчмә кубок 7 нче мәктәп директоры Биканов Игорь Александровичка тапшырылды. Зәй муниципаль районы башлыгы Кәримов Разиф Гали улы балаларны лаеклы тәрбияләгән өчен ата-аналарга рәхмәт белдерде һәм чәчәкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International