Район башлыгы Р.Г.Кәримов белем бирү учреждениеләрендә булды

2019 елның 21 мае, сишәмбе
21 май көнне муниципаль район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов 6 нчы мәктәп, «Салават күпере», «Энҗе», «Урман әкияте» балалар бакчаларында булды. Эш сәфәре барышында мәктәп директорлары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре район башлыгын укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең уку елында ирешкән уңышлары белән таныштырдылар. Балалар һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре логопед төркемендә алып барылучы дәресләр, әзерлек төркеменең чыгарылыш кичәсе репетициясен күрсәттеләр. Разиф Гали улы Кәримов спорт мәйданчыгы, балалар бакчаларының музыка заллары эше белән танышты, «Энҗе» балалар бакчасы бассейнында үткәреләчәк ремонт эшләре турында фикер алышты. Район башлыгы шулай ук 6 нчы мәктәпнең ашханәсендә булды, меню буенча укучыларның төшке ашын карады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International