Зәйдә Сабантуй бәйрәменә әзерлек эшләре башланды

2019 елның 21 мае, сишәмбе

21 май көнне ипподромда һәм Ринат Фәрдиев исемендәге паркта район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, предприятие, учреждение җитәкчеләре, район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашында «Сабантуй» милли бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү буенча киңәшмәләр узды. Утырышта Сабантуйны үткәрү өчен мәйданчыкларны төзекләндерү һәм тәртипкә китерү, сәүдә оештыру, иҗади һәм спорт программасын формалаштыру мәсьәләләре каралды. Быел традиция буенча бәйрәм шулай ук 8 июньдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында  узачак. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Зәй Сабантуе гадәттәгечә югары дәрәҗәдә узарга тиеш. 7 июнь көнне Сабантуй бәйрәме алдыннан объектларның бәйрәмгә әзерлеге кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International