Зәйдә "2019 ел Чыгарылыш кичәсе" узды

2019 елның 25 июне, сишәмбе
Бүген "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданда гомумрайон чыгарылыш кичәсе узды. Быел Зәй районында урта белем турында 177 укучы аттестат алды, аларның 165- шәһәр, 12-авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар. Укудагы аерым уңышлары өчен 37 чыгарылыш сыйныф укучысы алтын медальгә лаек булды. Алар арасында рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган татар гимназиясе укучысы Җиһаншина Алинә, 2нче мәктәп укучысы Романюк Диана, Сәвәләй мәктәбе укучысы Рыбак Дарья бар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына теләктәшлек белдерергә һәм олы тормышка озатырга әти-әниләр һәм укытучылар да килгән иде. Тәбрикләү сүзе белән район башлыгы Р.Г. Кәримов чыгыш ясады. Рәзиф Гали улы «Алтын фонд» номинациясендә 37 медалистка лаеклы бүләкләрен тапшырды. Аларның әти-әниләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Активистлар, лидерлар, мәктәп спортчылары «Илһам һәм иҗат», «Лидер», «Ватанга хезмәт итәм», «Спорт» номинацияләрендә бүләкләр алдылар. Болар төрле иҗади конкурсларда уңышка ирешкән, уку елларында класс, мәктәп, шәһәр тормышында актив катнашкан, үзләрен хәрби-спорт, хәрби-гамәли һәм патриотик акцияләрдә уңай яктан күрсәткән балалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International