Зәйдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премиягә кандидатлар тәкъдим итү бара

2019 елның 26 июне, чәршәмбе
Сөббух Рәфыйков исемендәге премия ике елга бер мәртәбә милли мәдәният, әдәбият, сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән, һөнәри осталыкка ия, үз авторлык стиле булган, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган аерым затлар һәм коллективларга бирелә. Аның соңгысы 2017 елда бирелде. Быелгы бүләккә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итү бара. Гариза бирүчеләр түбәндәге таләпләргә игътибар итәргә тиеш: -дәгъва кылучының исеме, фамилиясе, атасының исеме, туган елы, көне, яшәү адресы, телефоны, эш урыны яки мәшгульлеге, гражданлык хәле, иҗади уңышлары, бүләкләре, милләтне, мәдәниятне, сәнгатьне үстерүдә эшчәнлеге турында кыскача тасвирлама, автор эшләрен кузаллау өчен башка материаллар. Гаризалар хакимиятнең 5нче бүлмәсендә (1нче кат) кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: 7-08-06.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International