Район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгындагы эшнең барышы белән танышты

2019 елның 26 июне, чәршәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы формированиеләрен йөреп чыкты. Аның белән бергә сәфәрдә авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы һәм баш белгечләре, «Агрокөч» АҖ төзелеш буенча белгечләре, подряд һәм субподрядчы оешма җитәкчеләре, район бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты. Маршрут һәм фикер алышу предметлары районның оператив торышыннан чыгып эшләнгән. Поручиково симертү комплексында булганда 9,10 корпусларны ремонтлау барышы белән таныштылар, эшне тизләтү кирәклеге, Чыбыклы сөт комплексында физик тузу аркасында 5 корпусны ремонтлауның максатка ярашлы булмавы турында, Югары Шепкә сөт комплексында агымдагы елның октябрендә савым көтүе өчен 2 корпусны файдалануга тапшыру зарурлыгы турында сөйләштеләр. Монда 400 баш савым сыеры урнаштырылачак. Товарлыклы- сөтчелек комплексларында булганда район башлыгы Разиф Кәримов савым сыерларын карап тоту һәм ашату технологиясен, сөт җитештерү темпларын үтәүгә төп игътибар бирде. Район терлекчеләре алдына сыйфатлы продукция җитештерү күләмен арттыру бурычы куелды. Моның өчен район хуҗалыкларында бөтен кирәкле шартлар тудырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International