Зәй мәшгульлек үзәге пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләргә консультация күрсәтүне дәвам итә

2019 елның 15 июле, дүшәмбе
Зәй районында пенсия яшенә җитеп килүче гражданнар белән очрашулар дәвам итә. Территория комиссиясе әгъзалары әлеге категория гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча эш бирүчеләрне һәм аларның хезмәткәрләрен консультацияләү максаты белән предприятие-оешмаларга чыга. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында халык мәшгульлеге үзәге һәм района башкарма комитеты белгечләре утызга якын оешмада булды. Очрашу барышында Россия Хезмәт кодексы кагыйдәләрен аңлаталар, пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру өчен гамәлгә ашырылучы дәүләт программалары һәм проектлары, аерым алганда, “Демография” илкүләм проекты кысаларында “Өлкән буын” төбәк проекты турында сөйлиләр. Моннан тыш, консультация “кайнар элемтә” телефоннары һәм мәшгульлек үзәгендә күрсәтелә. Сораулар белән 8 (85558) 7 44 29 телефоны аша яки Зәй шәһәре Нефтьчеләр проспекты, 37б йорты адресы буенча мөрәҗәгать итәргә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International