Зәйлеләр районның 2030 елга төзелгән социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә үзләренең тәкъдимнәрен кертә алалар

2019 елның 16 июле, сишәмбе

 2016 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча, 45 муниципаль стратегияне эшләү һәм раслау буенча үзәкләштерелгән эш башкарылды, аларның һәркайсы республиканың якындагы муниципалитетлары белән килештерелде, Татарстанның 2030 стратегиясе, шулай ук республиканың тармак проектлары һәм программалары белән синхронизацияләнде. Зәй муниципаль районының социаль-икътисади үсеш стратегиясе буенча фикер алышу һәм төзәтмәләр кертү, шулай ук аларны гамәлгә ашыру буенча чаралар планнары муниципаль район дәрәҗәсендә фикер алышу нәтиҗәләре буенча кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып гамәлгә ашырылачак. Хөрмәтле Зәй районы халкы! Сезгә фикер алышуда һәм әлеге документка конструктив тәкъдимнәр кертүдә актив катнашуыгызны сорыйбыз. Һәр тәкъдим агымдагы стратегиягә үзгәрешләр керткәндә игътибар белән каралачак һәм исәпкә алыначак. Зәй муниципаль районының үсеш стратегиясе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин - http://zainsk.tatarstan.ru/rus/proekt-strategiya-sotsialno-ekonomicheskogo.htm. Үз тәкъдимнәргезне электрон почта аша да җибәрергә мөмкин: (Albina.Simasheva@tatar.ru) Уртак эш, яңа алга китеш карарларын гамәлгә ашыруны һәм тулаем алганда Татарстан Республикасының глобаль көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International