Зәйдә 11 эшсез граждан яңа һөнәр үзләштерде

2019 елның 16 июле, сишәмбе
Зәй районында һөнәри әзерлек программасы кысаларында оештырылган «Электргаз эретеп ябыштыручы» һөнәре буенча эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү курсы тәмамланды. Квалификация имтиханын 11 кеше уңышлы тапшырды. Аттестация комиссиясе курсларны тәмамлаучылар металлны эретеп ябыштыру, газ эретеп ябыштыру, кул дугасы, автомат һәм механикалаштырылган эретеп ябыштыру вакытында кулланыла торган слесарь операцияләрен уңышлы башкарырга өйрәнгәнлеген билгеләп үтә. Эретеп ябыштыру эшләрен башкарган вакытта хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирелде. Курсларны тәмамлаучыларга 3 нче разрядлы «Электргаз эретеп ябыштыручы» квалификациясе бирелү турында таныклыклар тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International