ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2019 ел
чәршәмбе
13 август көнне Мирный микрорайоны мәдәният йорты фойесында «Печенье көне» дип исемләнгән күңел ачу программасы булып узды.

13
август, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Аксар һәм Югары Шепкә авыл җирлекләрендә район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында халык җыеннары узды. Очрашуда район башлыгы авыл җирлекләре халкын районның 2019 елның беренче яртыеллыгындагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Бүген «Энергия» стадионында 2008-2009 елда туган кече шәһәрләр һәм районнар яшүсмерләр командалары арасында, 2019 ел Футболы буенча, Татарстан Республикасы беренчелегенең беренче көне узды (2 әйләнеш.)

12 август көнне 4 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә «35 квартал», «Воздвиженка», «Кармалка» микрорайоннарында гражданнар җыены булып узды. Микрорайонда яшәүчеләр алдында 2019 елның беренче яртыеллыгында Зәй шәһәренең социаль-икътисади үсеше турында район башлыгы Р.Г. Кәримов чыгыш ясады.

12
август, 2019 ел
дүшәмбе
10 август көнне, физкультурачылар көнендә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта музей хезмәткәрләре "Елмаю һәм көлү - ул барыбыз өчен дә"дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр.
10 августта үзәк балалар китапханәсе “Балачак куркынычсызлыгы-2019”дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Җәйнең беренче көнендә старт алган акция актуальлеген югалтмый, чөнки көннәрен үзләренчә уздыручы балаларны юлда, сулыкларда, хәтта өйдә дә куркыныч сагаларга мөмкин.
10 август көнне «Энергия» стадионында Бөтенроссия Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» узды. Ярышларда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 13 командасы катнашты.
10 августта Бөтенроссия Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында «Энергия» стадионында предприятие, оешма һәм учреждение командалары арасында, «Сәламәтлек-2019»Спартакиадасы исәбенә аркан тарту буенча ярышлар узды.
10 августта «Энергия» стадионында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган һәвәскәр командалар арасында 8х8ы футболы буенча турнирның финал уеннары узды.
10 августта Зәйдә Бөтенроссия Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында шашка һәм шахмат буенча ярышлар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International