Зәй егетләре футбол буенча 2008-2009 елгы яшүсмерләр командалары арасында ТР беренчелегендә җиңү яулады

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Бүген «Энергия» стадионында 2008-2009 елда туган кече шәһәрләр һәм районнар яшүсмерләр командалары арасында, 2019 ел Футболы буенча, Татарстан Республикасы беренчелегенең беренче көне узды (2 әйләнеш). «D» төркемендә Зәйнең «Барс», Аксубайның «Аксу», Минзәләнең «Олимп» һәм Менделеевск командалары катнашты. Зәй  районының “Барс» командасы Менделеевск командасы белән очрашты. Очрашу Зәй  районы командасының 3:0 исәбе белән җиңүе белән тәмамланды. Команданың тренеры Бикмеев Ринат Рәис улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International