Зәйдә шашка һәм шахмат буенча ярышлар узды

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

10 августта Зәйдә Бөтенроссия Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында шашка һәм шахмат буенча ярышлар узды. Шахмат буенча ир - атлар арасында шәхси беренчелектә җиңүчеләр һәм призерлар: 1 урын - Царегородцев Михаил, 2 урын - Демидов Евгений, 3 урын - Ковалев Виктор; хатын - кызлар арасында 1 урын - Бутакова Галина, 2 урын - Мостафина Аделена, 3 урын - Ахсанова Рената; шашка буенча ирләр арасында 1 урын - Гришин Петр, 2 урын-Утяганов Александр, 3 урын-Царегородцев Михаил; хатын-кызлар арасында 1 урын-Бутакова Галина, 2 урын-Фомина Ольга, 3 урын - Дмитриева Ксения. Шулай ук шашка һәм шахмат буенча ярышларда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-4 сыйныфларында тәрбияләнүчеләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International